Миңнеханов төзүчеләргә: "Сезне кайчак сүгеп тә алам, шулай кирәк»

Татарстанда тормышка ашырылучы төзелеш проектлары тормыш сыйфатын җитди үзгәртә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының еллык коллегия утырышында әйтте.

"Без барлык федераль проектларда да катнашабыз һәм алар буенча бурычларыбыз юк", - диде республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан белән федераль министрлыклар арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан, бу исә төбәкне үстерергә зур мөмкинлекләр бирә. "Былтыр 880 миллиард сумлык төзелеш эшләре башкарылган. Бу саннарны әйтеп бетерүе дә читен. Мин сезне кайчак сүгеп тә алам, әмма дөрес эшлим. Бүген без башка сәбәп белән җыелдык. Республиканың сездән башка бүтән төзүчеләре юк, барлык эшләрне без бергә башкарабыз", - диде Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре