Татарстан командасына, сәяси өстенлекләренә карамастан, тормыш сыйфатын һәм халыкның иминлеген арттыру мәнфәгатьләрендә бергәләп эшләү бик мөһим, дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында.
«Халык сайланганнарының уртак эше киләчәктә дә республика мәнфәгатьләрен якларга, актуаль мәсьәләләр буенча сайлаучыларыбыз позициясен җиткерергә, шулай ук, кампания барышында алынган бурычларга һәм тәкъдимнәргә таянып, гражданнарның проблемаларын һәм сорауларын хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау бу елның төп иҗтимагый-сәяси вакыйгасына әверелде. Тавыш бирүдә 2,2 миллионнан артык татарстанлы катнашкан.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез