Бу хакта Рөстәм Нургалиевич «РБ Спорт» белән әңгәмәдә әйтте.
– Мин Казандагы һәрбер вакыйгага шат. Безнең өчен теләсә нинди матч – бәйрәм.
– Сез Казанда, барысы да җайга салынгач, зур халыкара футбол турниры узуын теләр идегезме?
– Ул 100 процент булачак, мин Сезгә гарантия бирәм. Мин бу уңайдан УЕФА президенты Александр Чеферин белән очраштым, – дигән Миңнеханов «РБ-Спорт»ка.
29 сентябрьдә үк Татарстан башкаласында Россия һәм Иран җыелма командалары уйнаячак.
2023 елда «Ак Барс Арена» УЕФА Суперкубогы өчен матчны кабул итәргә тиеш иде. Әмма Казанны бу матчтан 2022 елда мәхрүм иттеләр, дип яза Татар-информ.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез