Очрашу Татарстан Рәисенең Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысасында узган. Исегезгә төшерәбез: Татарстан 2022 елда VK компаниясе белән мәгариф һәм фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.
Очрашу барышында яклар хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре, аерым алганда, VK социаль челтәрендә татар телендәге сервисларны үстерү турында сөйләшкән.
“Илебезнең ИТ-индустриясе лидерлары белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну күрсәтәбез. VK – шуларның берсе”, – дип басым ясап әйткән Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез