Газетага язылу

Миңнехановтан һиндларга киңәш: «Татар кызына өйләнегез!»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы «ТАЙМ» II Россия-Һиндстан форумы кунакларына көтелмәгән киңәш бирде. Пленар утырыш модераторы республика башлыгыннан: «Кунаклар күңелендә истә калсын өчен, Казаннан нәрсә алып китәргә киңәш итәсез?» – дип сорады.

«Татар кызына өйләнегез. Алып китәргә дә мөмкин. Моннан да яхшысын тәкъдим итә алмыйм», – дип шаяртты Рөстәм Миңнеханов.

Шуннан соң Татарстан Рәисе чнәшәсендәге шахматчы һәм гроссмейстер Сергей Карякин белән бер-ике сүз аралашып алды да: «Барлык талантлы шахматчылар татар кызларына өйләнә», – дип тә өстәде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре