Миңнуллина: "Түләүле юллар Татарстанга инвесторларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк"

Алексеевск – Әлмәт яңа түләүле юлы Татарстан районнарына инвесторларны җәлеп итү өчен мөһим фактор булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде, дип яза Татар-информ.

«Яхшы үсеш алган транспорт инфраструктурасы – территорияләрнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлегенә тәэсир итә торган төп факторларның берсе. Түләүле автомагистраль логистиканы яхшыртачак, пассажирларны йөртү вакытын кыскартачак һәм районнарга керүне уңайлырак итәчәк, бу җитештерү, сәүдә итү һәм туризмга юнәлтелгән бизнес өчен аеруча мөһим», – диде ул.

Миңнуллина билгеләп үткәнчә, тизйөрешле юл ярдәмендә пассажирларны йөртүнең сыйфатын яхшырту компанияләрнең чыгымнарын киметәчәк. Моннан тыш, аның сүзләренчә, сату базарларының уңайлылыгы артачак – предприятиеләр продукцияне зур шәһәрләргә һәм экспорт пунктларына тизрәк китерә алачак.

«Чиктәш тармаклар – логистика үзәкләре, складлар, сервис зоналары үсәчәк. Юл челтәрен яхшырту эчке туризмны үстерергә ярдәм итәчәк», - дип ассызыклады Миңнуллина.

Ул автомагистраль буендагы районнарда барлыкка килергә мөмкин булган инвестицион проектлар арасында автозаправка станцияләре, машина йөртүчеләр өчен сервис зоналары, кафе һәм рестораннар, продукцияне саклау һәм бүлү өчен склад комплекслары булдыруны атады.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре