Минскида көннәр эссе: Лукашенкога кәнәфи саклау өчен тырышырга туры киләчәк

Көнбатыш дөньясында кара тәнлеләрнең хокуклары өчен көрәш дулкынында гыйсъянчылар һәйкәлләр аударып мавыккан бер чорда каты куллы Лукашенко идарәсендәге Белоруссиядә дә фетнә температурасы күтәрелә. Президент сайлау алдыннан ул илдә һәрчак дулкынлану булып ала, вәләкин һәрвакытта да Лукашенко вазгыятьне үз контролендә калдыра: көндәшләрнең кулларын боргычлап җиңүгә ирешә. Быелгы 9 август сайлавы хисләр кайнарлыгын югарырак дәрәҗәгә күтәрде. Россия мәгълүмат чараларын карасак, инде Белоруссия мәйданы дилбегәне бушатырга теләмәгән лидерны түнтәрү стадиясенә килеп җиткән кебек тоела. Әмма чынлыкта кайнау температурасы алай ук югары түгел әле. Бөтен тишекләрдән пар чыга башлау хәләте туармы, туса, кайчан туар, әлегә мәгълүм дип әйтеп булмый.

Белоруссиядәге хәл шуның белән катлаулана: көймә тишелеп бата башласа, илне Россия йотарга мөмкин. Әлегә кадәр Минск – Мәскәү бәхәсендә Лукашенко һәрвакыт үз сүзен сүз итеп килде: нефть тартышында отты, хәзер газ бәяләре буенча катгый сугыш алып бара. Мәскәүнең Көнбатышагы аркадашына басым ясый торган рычаглары бер-бер  артлы югала. Әйе, әйе, без ялгыш әйтмәдек, Россия белән Белоруссия бер үк вакытта аркадашлар да, килешмәүчән көндәшләр дә. Шуңа күрә Кремльдә Минскидагы коллегадан канәгать булмасалар да, көймәнең каты чайкалуыннан да куркалар.

Быелгы Президент сайлавында кайчандыр бер түбә астында яшәгән күршеләребез Лукашенкога төп көндәшләрнең берсе итеп «Белгазпромбанк» җитәкчесе (хәзер инде элекке җитәкче) Виктор Бабариконы күрсәттеләр. Банкның исеме үк әйтеп тора: бу – «Газпромбанк»ның Минскидагы оешмасы, банк җитәкчесе Россия яклы кандидат буларак гәүдәләнә. Лукашенко, әлбәттә, Мәскәү йогынтысындагы кандидатның үз көндәше булуын хупламый. Белоруссия КГБсы (дөресрәге, Дәүләт контроле комитетының  финанс тикшерүләре департаменты) Бабарико кәнәфие астында бераз гына казынып алырга булган. Андый урында казынсаң, бик күп нәрсәләр актарырга була инде, билгеле. Тентүләр узгач, акча юдыру һәм салымнар түләмәү буенча җинаять эше ачылган, ул эшкә кыйммәтле 150 картина «тегеп» куелган. Картиналарның гомуми бәясе 20 миллион доллар гына икән. Бабариконы һәм аның улы Эдуардны тикшерү изоляторына илтеп тыкканнар, банк җитәкчелегендәге тагын бик күп кеше кулга алынган. Бабарико үзе һәм аны яклаучылар сәяси заказ белән кулга алыну турында тәкрарлый. Лукашенко исә көндәше астына су керә башлагач, сәяси тоткын битлеге кию өчен генә кандидатлыкка барды, дип ассызыклый.

Нәрсә генә булмасын, бу хәлләр илдәге сәяси көрәш кайнарлыгы тудырды. Илдә митинглар тыелган, урамга чыгучыларны кулга алулар гадәти хәл. Нәкъ Мәскәүдәгечә инде. Әмма ризасызлык белдерүчеләр саны тикшерү изоляторларындагы урыннар саныннан артып китә, диләр. Шуңа күрә кулга алынучылар озак тормыйча иреккә җибәрелә. Әлегә хәлләр менә шундый. Бу юлы Лукашенкога кәнәфиен саклап калу өчен ныграк тырышырга туры килер төсле. Мәскәү Минск идарәчесенә ачыктан-ачык каршы чыкмый, чөнки ике лидерның сәяси игезәклеге артык күзгә ташлана. Гайкаларны кысу шартларында төсле революция була аламы, булса, ничегрәк була, сабаклары Кремль өчен дә мөһим бит.

Рәшит Фәтхрахманов
Фото:

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рәшит Фәтхрахманов Лукашенко

Көн хәбәре