Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казаннан 7 яшьлек Арсений Корниловның Яңа ел теләген үтәгән. Малай театрның пәрдә артын күрергә хыялланган. Ул әнисе белән “Әкият” курчак театрына килеп, артистларның ничек итеп тамашага әзерләнүен һәм курчакларның ничек эшләнүен күргән. Ул хәтта алар белән идарә итеп тә караган.
“Минтимер бабайга шундый шәп бүләге өчен рәхмәт! Хыялым тормышка ашты, киләчәктә артист буласым килә. Миңа экскурсия, курчаклар, театр бик тә ошады”, – дип тәэсирләре белән уртаклашкан “Татар-информ” хәбәрчесенә Арсений.
Малайга башта, үзен чын мәгънәсендә артист кебек хис итсен өчен, кара эшләпә һәм ак шарф белән театр костюмы бүләк иткәннәр. Театр музее буенча экскурсия оештырганнар, шулай ук чын театр курчакларын йөртеп карау мөмкинлеге тудырганнар. Арсенийга бигрәк тә нәни песи ошаган.
Малай театр хезмәткәрләре белән сәхнәгә дә менгән. Аны күләгәләр театры, костюмнар һәм тамаша үзенчәлекләре белән таныштырганнар.
 Моннан тыш Арсений курчаклар эшләнелә торган цехта булган. Биредә ул театрның булачак спектакльләре өчен реквизитларны күрү бәхетенә ирешкән.
 “Безнең театр балаларның хыяллары чынга ашсын өчен төзелде. Аларга шатлык өләшү – төп бурычыбыз. Бинага нигез салганда ук Минтимер Шәрипович балаларның биредә әкияткә килеп эләгүләре турында хыялланды. Баланың сөенүен күрү бик күңелле”, – дип билгеләп үткән “Әкият” курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.
 Минтимер Шәймиев малайның теләге урын алган открытканы “Теләкләр чыршысы”ннан алган. Ул, Арсенийдан тыш, тагын 2 баланың – Биектаудан апалы-сеңелле Полина һәм Мирослава Якушевичларның хыялларын тормышка ашырган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез