15 июньдә Казанда «Бердәм Россия» партиясенең республикадагы эшчәнлегенә 25 ел тулуга багышланган «Татарстанга хезмәт итүгә 25 ел» (er25.tatar) сайты тәкъдим ителде. Ресурсның төп материалларыннан берсе Минтимер Шәймиевнең эксклюзив интервьюсы булды, ул партияне оештыру башында торды һәм аңа нигез салучыларның берсе булды.
Шәймиев сүзләренчә, яңа сәяси көч булдыру турындагы карар 2001 елның 1 декабрендә «Бердәмлек», «Ватан» һәм «Бөтен Россия» хәрәкәтләре лидерлары Сергей Шойгу, Юрий Лужков һәм Минтимер Шәймиев тарафыннан кабул ителә.
«Безнең максатыбыз гади иде – реформаларны алга этәрә һәм башка партияләр белән көндәшлек итә алырлык яңа мөмкинлекләр һәм иҗади потенциаллы көчле партия булдыру. Ул вакытка һәр хәрәкәт сайлаулар аша узды, һәркайсының үз тәҗрибәсе, үз сайлаучылары, үз көчләре бар иде. Бу безгә «Бердәм Россия» яңа партиясенә ныклы нигез салырга ярдәм итте», — дип билгеләде ул.
Татарстанның беренче Президенты партиянең төбәк бүлеге тарихына аерым тукталды. Ул искәрткәнчә, аның нигезе 1999 елда «Ватан — Бөтен Россия» блогына ярдәм итү өчен оештырылган «Татарстан — Яңа гасыр» хәрәкәте булды.
«Теләсә нинди партия саны белән генә түгел, ә җәлеп итүчәнлеге, йогынтылылыгы һәм халыкның ярдәме белән көчле. Минемчә, «Бердәм Россия» халкыбызның ышанычын яулый алды, чөнки партия эшчәнлегенең төп үзенчәлеге — реаль эшләргә, татарстанлыларның тормышын яхшыртуга юнәлгән. Кешеләр моны күрә һәм бәяли», — дип ассызыклады Шәймиев.
Партия үсешенең хәзерге этабы турында сөйләгәндә, ул аның курсының дәвамлылыгын һәм халык программасына ярдәм итүен билгеләп үтте.
«Һәм бүген Россия Халык программасы форматындагы партия стратегиясе илебез халкының тәкъдимнәренә һәм таләпләренә нигезләнә, мин аны тулысынча хуплыйм. Ул без иң башта билгеләгән линияне дәвам итә», - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
«Татарстанга хезмәт итүгә 25 ел» сайты Татарстан Республикасында «Бердәм Россия» партиясе эшчәнлегенең 25 еллыгына булдырылды. Порталда архив материаллары, партиянең төп проектлары һәм казанышлары, шулай ук Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рөстәм Миңнехановның эксклюзив интервьюлары тәкъдим ителгән.
Тәкъдим итүдә Фәрит Мөхәммәтшин, Геннадий Глушков, Юрий Камалтынов, Олег Морозов, Александр Терентьев, Максим Топилин, Александр Лапин, Руслан Шиһабетдинов катнашты.
Чараның модераторы булып «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов чыгыш ясады дип яза Татар-информ.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез