Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды попечительләр советы рәисе, мәдәниятләр арасындагы элемтәләрне ныгыту буенча ЮНЕСКО махсус илчесе Минтимер Шәймиев “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Леронга интервью биргән.
Әңгәмәдә туган телне саклау, мәктәпләрдә татар телен укыту, балаларның дөньякүләм дәрәҗәдә көндәшлеккә сәләтен арттыру, күп телдә белем бирүче мәктәпләр, мондый мәктәпләрнең татар телен саклаудагы роле турында сүз барган. Шулай ук сентябрь аенда узачак Бөтенроссия халык санын алуга, республикада толерантлык мәсьәләләренә кагылып үтелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез