Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы көне белән котлады

Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы көне алдыннан  Рөстәм Миңнехановны дәүләт бәйрәме белән котлады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында хәбәр итте.

«Республиканың үсеш кичерүе зур горурлык һәм шатлык хисләре уята!» - дип билгеләп үтте Шәймиев.

Очрашуда Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнехановка «Яңарыш» фондының истәлекле китабын да тапшырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре