Минтимер Шәймиев: «Тотынсак, булдырабыз икән!»

Бүген М. Жәлил исемендәге Опера һәм балет театрында «Милләт җыены»ның пленар утырышы узды. Чараның шәрәфле кунаклары арасында Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та бар иде. 

Барлык чыгышларны тыңлаганнан соң, Минтимер Шәймиев та сүз алды. «Бүгенге кебек очрашу минем хәтеремдә юк. Республиканы, халкыбызны шулкадәр яратып, шундый кызыксынып, барыбызны борчыган мәсьәләләрне уртага салып чын күңелдән сөйләшү – безнең бәхет, зур казаныш», – диде Дәүләт Киңәшчесе.

Аның сүзләренә караганда, эшлисе эшләр шактый. Аларны башкарырга исәнлек-саулык, бердәмлек кирәк. «Без булдырабыз!» дип әйтә идек бит – бүгенге очрашу бу сүзләрне раслый. Тотынсак, булдырабыз икән! Дөресен әйтәм: мин безнең шул дәрәҗә өлгергән булуыбызга сокланып, хәтта аптырап утырдым бүген. Шундый мәгънәле чыгышлар тыңладык», – диде Минтимер Шәймиев.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре