Минтимер Шәймиевнең сәламәтлеге турында яңалыкка ачыклык керттеләр

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең каты авыруы турындагы мәгълүматны кире кактылар. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми дип белдерде.  

Шикле мәгълүматны кайбер телеграм-каналлар таратты. Шул сәбәпле Шәймиев, янәсе, Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасында да булмаган дип хәбәр ителгән иде анда.

«Гадәти сезонлы вирус», — дип аңлатты матбугат хезмәте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре