Минзәлә районы Гөлек авылы тирәсендә Игат елгасына төшеп киткән машинаны тапканнар. Янәшәсендә ике-ир атның мәете булган.
“Татар-информ” Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, бу коточкыч хәлнең шаһитлары яр буеннан өч метр ераклыкта 1982, 1958 нче елда туган ике ир-атны тартып чыгарган һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗига машинаның суга төшеп китүенә бәйле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез