Татарстанда кеше үтерергә омтылу турындагы җинаять эше буенча тикшерү тәмамланган. Тиздән суд каршына Минзәләдә яшәүче 49 яшьлек ир-ат басачак. Бу хакта Татарстан буенча Россия Тикшерү комитеты идарәсе хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның октябрендә гаепләнүче ике туган сеңлесенә кунакка килгән һәм аның ире белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Табын вакытында араларында бәхәс чыккан. Шуннан соң ир-ат ау мылтыгын алып, туганының иренә берничә тапкыр аткан.
Яраланган ир-ат һөҗүмчедән качып котыла алган һәм хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Анда аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән.
Тикшерүчеләр җитәрлек дәлилләр җыйган, җинаять эше судка җибәрелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез