Газетага язылу

Мирас булып калган фатир өлешеннән туганны мәхрүм итеп буламы?

«Әнидән мирас булып фатир калды. Анда минем дә, бертуганымның да өлеше бар. Әлеге вакытта икебез дә шул фатирда яшибез. Туганым тәртипсез тормыш рәвеше алып бара, хәмер белән мавыга. Мин аны өйдән куып чыгарып, өлешеннән мәхрүм итә аламмы?» – дип сорый Казаннан укучыбыз Айдар Габтрәхимов.

Сорауга юрист Булат Закиров җавап бирә:

– Милек хуҗасын фатир өлешеннән мәхрүм итү мөмкин түгел. Әмма әгәр ул милек белән чыннан да файдаланырга мөмкинлек бирмәсә, аны файдалану белән кызыксынмаса (торак-коммуналь түләүләрне һәм салымнарны түләмәсә), өлешне суд аша «зур булмаган» дип танырга мөмкин. Ул чагында сез абыегызның өлеше өчен компенсация түләргә тиеш булачаксыз. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өлеш, чыннан да, зур булмаска тиеш. Яки сез үз өлешегезне абыегызга сатып алырга тәкъдим итә аласыз, әгәр ул баш тарта икән, өлешне өченче затларга сатарга була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре