РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин белән очрашты. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сез – йөк ташу һәм пассажирлар йөртү өчен автомобильләр җитештерә торган корпорация җитәкчесе. Алар арасында үзбушаткычлар да, кран-манипуляторлар да, тягачлар, автобуслар, электробуслар да бар. Сәнәгать үсеше һәм ил икътисады сезнең компания эшчәнлеге нәтиҗәләренә турыдан-туры бәйле», - диде Премьер-министр Когогинга очрашу вакытында.
Ул шулай ук КАМАЗның төзелеш секторын, авыл хуҗалыгын, файдалы казылмалар чыгару сәнәгатен һәм эшкәртү тармакларын машиналар, шулай ук җәмәгать транспорты белән тәэмин итүдәге ролен искәртте, дип яза Татар-информ.
Когогин үз чиратында билгеләп үткәнчә, 2025 елда Россия базарында йөк автомобильләрен сату 50 мең берәмлек күләмендә фаразлана. Шул ук вакытта, базарда КАМАЗның өлеше инде бүген үк 34 процент тәшкил итә (2024 ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк).
«Быел, фаразлар буенча, экспорт ерак чит илләр хисабына 10 процентка артачак. Биредә Азия, Якын Көнчыгыш илләре хакында сүз бара», - дип өстәде Когогин.
Аның сүзләренчә, КАМАЗ модель рәтен киңәйтүгә аерым игътибар бирә: яңа үзбушаткычлар җитештерә, пассажирлар йөртү өчен газ-мотор ягулыгында эшли торган вахта автобуслары сериясен җитештерде, Төньякта алга таба файдалану өчен К5 буынына караган тулы приводлы автомобильләр эшләп чыгара.
Ул шулай ук базарга ярдәм итүдә гамәлгә ашырыла торган чаралар өчен Хөкүмәткә рәхмәт белдерде: җәмәгать транспорты сатып алу өчен төбәкләргә өстәмә субсидияләр бүлеп бирү заводның куәтенә уңай йогынты ясады – яңа заказлар барлыкка килде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез