Газетага язылу

Мишустин Россиянең тулаем эчке продуктының өч ел эчендә 10% тан артыкка үсүе турында белдерде

Россия икътисады тышкы басымга карамастан, уңай динамикасын саклый. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында Хөкүмәт эше турындагы хисабы вакытында хәбәр итте, дип яза «ТАСС».

Премьер-министр ассызыклаганча, өч еллык чорда икътисадның гомуми үсеше 10% тан арткан, бу дөньякүләм күрсәткечләргә тиң.

«Бик катлаулы хәлгә карамастан, икътисадта уңай динамика сакланды. Россия тулаем эчке продукты узган елда 1% артты. Өч елда аның үсеше 10% тан артты, бу дөньякүләм дәрәҗәгә туры килә», – дип билгеләп үтте Михаил Мишустин.

Хөкүмәт башлыгы сүзләренчә, мондый нәтиҗәләргә Президент билгеләгән өстенлекле юнәлешләргә ресурсларны туплау һәм технологик лидерлыкка юнәлтелгән яңа милли проектларны оператив рәвештә башлап җибәрү аркасында ирешелгән. Шул ук вакытта премьер хәзерге бурычлар катлаулануын әйтте: алар озак вакытлы инвестицияләр, инфраструктураны киңәйтү һәм үз компетенцияләрен ныгытуны таләп итә.

Михаил Мишустин шулай ук дәүләт идарәсе системасын камилләштерүгә күрсәтте. Заманча механизмнар хакимияткә икътисадтагы көчсез урыннарны тизрәк табарга һәм дәүләт сәясәтенә вакытында төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре