Газетага язылу

Мишустин Согуд Гарәбстанында визасыз яшәүне раслаган боерыкны имзалады

Россия Хөкүмәте Согуд Гарәбстаны белән килешү имзалауны хуплады.

Боерыкны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

«Россия Тышкы эшләр министрлыгына Согуд Гарәбстаны белән сөйләшүләр алып баруны йөкләргә,  проектка принципиаль характерда булмаган үзгәрешләр кертергә рөхсәт итәргә», – рәсми сайтта урнаштырылган документ текстында.

Соңрак килешүне РФ вице-премьеры Александр Новак имзаларга тиеш булачак. Визасыз яшәү вакыты 90 көннән артмаска тиеш.

Хәзер Согуд Гарәбстанына керү өчен Россия гражданнарына виза кирәк, аны онлайн (e-Visa) рәсмиләштерергә, килеп җиткәч аэропортта да (Visa a Arrival) алырга мөмкин. Ике вариант та корольлек территориясендә 90 көнгә кадәр калырга мөмкинлек бирә. Гадәттә алар бер ел дәвамында күп тапкыр керү мөмкинлеге бирә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре