Бу хакта Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
"Татарстан гадәттәгечә актив регион, ул күп позицияләр буенча беренче урынны алып тора. Сөт җитештерү буенча беренче урын – бу искиткеч нәтиҗә", – диде Мишустин.
Мишустин республиканың югары нәтиҗәләрен Миңнехановның профильле белеме белән бәйләде, Татарстан Рәисенең авыл хуҗалыгы институтын авыл хуҗалыгын механикалаштыруга бәйле белгечлек буенча тәмамлавын искәртте.
Ул шулай ук авыл хуҗалыгында генетика һәм орлыкчылыкны үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
"Сез безнең алда торган бурычларны аңлыйсыз дип уйлыйм. Бүген, миңа калса, генетика һәм орлыкчылык мәсьәләсе – мөһим юнәлеш. Татарстан иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүенә һәм моны бөтен илгә таратуыбызга ышанам", – дип белдерде РФ Хөкүмәте Рәисе.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате буенча Россия төбәкләре арасында өченче урында торуын билгеләп үтте. Идел буе федераль округында республика әлеге юнәлешләр буенча алда бара, шулай ук сөт җитештерү буенча Россиядә беренчелекне били.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез