Газетага язылу

Михаил Афанасьев: «Яшел Үзән районында һава һөҗүменнән саклану көчләре БПЛАны юк итте»

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев МАКС каналында бүген Яшел Үзән районында һава һөҗүменнән саклану системасының БПЛАны юкка чыгаруын хәбәр итте.

«Килеп төшкән кисәкләр аркасында гражданлык объектларының берсендә локаль янгын чыкты, ул тиз арада сүндерелде. Барлык оператив хезмәтләр вакыйга урынында эшли. Зыян күрүчеләр юк.

Районда БПЛА куркынычы режимы саклана. Куркынычсызлык чараларын үтәвегезне сорыйбыз», – диде ул. 

Шулай ук Татарстанның башка районнарында БПЛА куркычы саклана. Республика аэропортларына чикләүләр кертелде. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре