Бу хакта ил Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. “Россиянең киләчәге, аның уңышлы үсүе, балалар һәм якыннарыбызның иминлеге өчен тавыш бирүдә катнашу мөһим”, – дигән ышанычын белдергән Хөкүмәт Рәисе һәм Россиядә яшәүчеләрнең барчасын тавыш бирүдә катнашырга чакырган.
Моңа кадәр Президент Владимир Путин Думага сайлауда онлайн-форматта тавыш биргән иде. Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18 сентябрьдә башланды. Тавыш бирү 3 көн – 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез