Газетага язылу

Михаил Мишустин гаилә ипотекасы ставкасын балалар саны буенча дифференциацияләргә кушты

РФ Хөкүмәте Финанс министрлыгына, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына 2026 елның 1 июленә кадәр гаилә ипотекасы буенча ставканы гаиләдәге балалар санына карап дифференциацияләү мәсьәләләрен эшләргә кушылды.

Тиешле күрсәтмәне Дәүләт Думасында Министрлар Кабинетының февраль хисабы нәтиҗәләре буенча һәм депутатларның тәкъдимнәрен исәпкә алып Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин бирде, дип хәбәр итә «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ».

Министрлар Кабинетында ачыклык кертүләренчә, ведомстволар алдына процент ставкасы балалар санына бәйле булган дифференциацияле алым кертү турында тәкъдимнәр әзерләү бурычы куелган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре