
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт башлыкларын сәламләде, шулай ук кыскача республиканың күргәзмә эшендә катнашуы һәм төбәкнең төп сәнәгать һәм технологик казанышлары турында сөйләде. "Татарстанны күргәзмәдә 40тан артык предприятие, 169 кеше тәкъдим итә. Барысы да бик яхшы әзерләнделәр. Гомумән күргәзмә югары дәрәҗәдә оештырылган», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Михаил Мишустин республикага югары бәя бирде һәм татарча: "Яхшы эшлисез! Без булдырабыз!" - дип өстәп куйды.
"Иннопром" – халыкара сәнәгать күргәзмәсе, Екатеринбургта 2010 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм Россиядә төп индустриаль, сәүдә һәм экспорт платформасы булып тора. «Иннопром» XVI халыкара сәнәгать күргәзмәсе 2026 елның 6 июленнән 9 июленә кадәр «Екатеринбург-Экспо» ХКҮдә уза. «Иннопром-2026» темасы: «Индустрия 360: чикләрсез җитештерү».
«Иннопром-2026»ның партнер иле -Индонезия Республикасы, аның экспозициясе 1,5 мең кв. метрдан артык күргәзмә мәйданын били. Индонезиядән тыш, күргәзмәдә милли экспозицияләр белән Белоруссия, Кыргызстан һәм Казахстан катнаша. «Иннопром"га 50дән артык ил вәкилләре килер дип көтелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез