Михаил Мишустин Казандагы форумда Россия Геройларының интерактив картасы турында сөйләде

“Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү” Бөтенроссия форумы күргәзмәсендә тәкъдим ителгән Россия Геройларының интерактив картасы ватаныбызны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүгә нигез булып торырга мөмкин. Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин форумның пленар сессиясендә шулай дип белдерде.

“Әлеге карта – бик шәп идея. Киләчәктә мемориаллар, урамнар һәм иҗтимагый киңлекләр атамаларын булдыруга нигез булып торырга мөмкин ул. Әлбәттә, мондый урыннарны бик сакчыл, системалы төстә һәм бердәм стандарт нигезендә оештырырга кирәк”, – дип билгеләп үтте ул.

Михаил Мишустин территорияләрне планлаштырганда илебез Геройлары батырлыкларына багышланган объектлар булдыруны исәпкә алырга чакырды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан аэропортында «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Бөтенроссия форумында катнашырга килгән Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинны каршы алды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре