Газетага язылу

Михаил Мишустин Татарстан Рәисенә: «Яхшы эшлисез, без булдырабыз!»

Екатеринбургта уза торган «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсенә РФ Премьер-министры Михаил Мишустин килде.

ТР Рәисе матубгат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова МАКС каналында урнаштырган видеодан күренгәнчә, Татарстан стенды янында аны Рөстәм Миңнеханов татарча исәнләшеп каршы алды. Михаил Мишустин да җавап итеп татарча исәнләште, «яхшы эшлисез, без булдырабыз!» дип куәтләп тә куйды.

Шулай ТР Рәисе МАКС каналында Екатеринбургта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашуы турында хәбәр итте. «Берничә очрашу үткәрелде, Башкортстан, Свердловск, Чиләбе, Киров өлкәләре, Краснодар крае һәм башка төбәкләрнең стендлары белән таныштык. Безнең мәйданчыкта Татарстаннан 40лап компания үз эшләнмәләрен тәкъдим итә.

Екатеринбургта узучы «Иннопром» халыкара күргәзмәсендә Россиянең күпчелек төбәкләре һәм чит илләрдән килгән делегацияләр катнаша. Быелгы форум Индонезия белән тыгыз хезмәттәшлектә уза. Россия хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин Белорусия, Казахстан, Кыргызстан һәм Әрмәнстаннан килгән хезмәттәшләренә күргәзмәне тәкъдир итте. Мондый очрашулар төбәкләр, бигрәк тә сәнәгать предприятияләре арасындагы хезмәттәшлекне ныгыта», – дип хәбәр итте ТР Рәисе.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре