Kazan Digital Week дәүләт муниципаль идарәсен, икътисадны һәм социаль өлкәне цифрлаштыруга ирешү өчен мөһим мәйданчыкка әверелде. Бу хакта форумның пленар сессиясендә катнашучыларга видеомөрәҗәгатендә Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин хәбәр итте.
«Kazan Digital Week -Россия ПрезидентыВладимир Путинигълан иткән илкүләм максатларның берсенә – муниципаль идарәне, икътисадны һәм социаль өлкәне цифрлы трансформацияләүгә ирешү өчен мөһим мәйданчык. Барыннан да элек төп тармакларга заманча технологияләр кертү, интеллектуаль милекне хокукый җайга салуны, цифрлы иминлекне камилләштерү буенча», – дип белдерде Мишустин.
Ул искәрткәнчә, агымдагы ел башыннан РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» яңа илкүләм проекты эшләтеп җибәрелде, аның кысаларында мәгълүмати-технологик секторга ярдәм дәвам итә, илебез карарларына инвестицияләрне арттыру һәм Россия компанияләренең илебез программаларына күчү өчен шартлар тудырыла. Болар барысы да гражданнар бөтен Россия буенча сыйфатлы һәм ышанычлы элемтәдән файдалана алсын өчен эшләнә.
«Шулай ук кешеләргә, бизнеска уңайлы булсын өчен дәүләт хезмәтләре күрсәтү системасын да үстерәбез. Электрон гаризалар төзегәндә бирелергә тиешле документлар һәм белешмәләр санын кыскартабыз. Бу вакытны экономияли, бөтен процессны җиңелрәк итә», – диде Хөкүмәт Рәисе.
Мишустин хәзер төп бурыч – технологик суверенитетка ирешү, дип ачыклык кертте. Аны хәл итү өчен бизнесның, дәүләтнең һәм IT-бергәлекнең җайга салынган гамәлләре кирәк, ә Казандагы форум мондый диалог өчен яхшы мәйданчык бирә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез