Михаил Мишустин укытучыларның хезмәт шартларын яхшыртырга һәм кирәкмәгән хисапларга бәйле кәгазь эшен киметергә кушкан

Укытучыларның хезмәт шартларын яхшыртырга һәм кирәкмәгән хисапларга бәйле кәгазь эшен киметергә кирәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдергәнчә, вуз укытучыларына да кагыла бу.

Премьер-министр сүзләренә караганда, моның өчен укытучыларның фикерен белешергә кирәк. «Искиткеч дәрәҗәдә белемле укытучылар кирәкмәгән, аңлаешсыз хисаплар тапшыру зарурилыгы турында күп сөйли. Бик күп вакытны ала бу. Алар аны укучылары белән уздыра алыр иде», – дип билгеләп үткән Хөкүмәт башлыгы. Ул Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаевка әлеге хәлне ачыклап бетерергә кушкан.

Премьер-министр әйтүенчә, мәктәп укытучылары һәм студентларның иң югары стандартлар буенча сыйфатлы белем алуы кирәк. Илнең икътисади һәм технологик мөстәкыйльлеге шуңа бәйле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре