Михаил Мишустинга Казан заводының сәнәгать мәйданнарын күрсәттеләр

Горбунов исемендәге Казан авиация заводына эш сәфәре кысасында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шул исәптән, ТУ-160 очкычлары өчен детальләрне лазер ярдәмендә эретеп ябыштыру станогын карады.

Әйтергэ кирәк, бу - үзебезнең ил җиһазы. "Станок ышанычлымы?" - дип сорады Михаил Мишустин эшчеләрдән һәм уңай җавап ишетте.

"Мондый зурлыктагы һәм калынлыктагы детальләрне эретеп ябыштыру җиһазлары Россиядә генә бар. Эш тулысынча автоматлаштырылган. Ил Хөкүмәте тарафыннан ТУ-160 очкычларын җитештерүне яңадан торгызу турында кабул ителгәч, эретеп ябыштыру җиһазлары тулысынча яңартылды", - дип сөйләде Казан авиация заводы директоры урынбасары Борис Найшулер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре