Газетага язылу

Мңнеханов «Динамо-Ак Барс», «Ак Барс-Динамо»ны Россия Суперкубогындагы җиңүләре белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» һәм «Ак Барс-Динамо» хоккей командалары коллективларына, шулай ук аларның тренерларына һәм республиканың спорт һәм финанс оешмалары җитәкчеләренә котлау телеграммасы юллады.

Адресатлар арасында «Динамо-Ак Барс»ның баш тренеры Араик Маргарян, «Ак Барс-Динамо»ның баш тренеры Валентина Апельганец, Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе һәм «Динамо» РТ рәисе Әсгать Сәфәров, «Ак Барс Банк» идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, Татарстан хоккей федерациясе президенты Марат Айзатуллин, шулай ук клублар президентлары Салават Гайсин һәм Евгений Корольков бар.

Спортчыларга һәм тренерларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов аларны Россия Суперкубогы матчларында Татарстан командаларының уңышлы чыгышлары белән котлады.

«Ике команда да искиткеч бердәмлек, камилләштерелгән техника, көрәшче рухы күрсәттеләр һәм спортчыларыбызның югары осталык дәрәҗәсен расладылар», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Татарстан Рәисе җиңүләргә катнашы булган уенчыларга, тренерларга һәм барлык катнашучыларга якты нәтиҗәләре һәм төбәкнең спорт традицияләре һәм динамо хәрәкәте белән горурланырга мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Сезгә барыгызга да ныклы сәламәтлек, үз көчләрегезгә ышаныч, алга таба уңышлар һәм яңа һөнәри биеклекләр телим», – дип йомгаклады ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре