Мобиль интернет куллану шәһәрләрдә – 21, ә авылларда 23%ка артткан

Трафик куллану арта. Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау утырышында министр Айрат Хәйруллин шулай диде.

Министр сүзләренә караганда, еш кына машина йөртүчеләрдән, туристлардан, предприятие җитәкчеләреннән интернетның начар булуы турында ишетергә туры килә.

– База станцияләрен төзү эше бер адым алда барырга тиешлеге көн кебек ачык. Торак пунктларның чикләре киңәя, аларда актив төзелеш алып барыла һәм яңа микрорайоннар барлыкка килә. Мобиль элемтә операторлары тарафыннан ел саен 250 база станциясе төзелә һәм 800гә якын станция яңартылв. Ләкин бу гына аз, – диде Айрат Хәйруллин. – Татарстанның теге яки бу ноктасында элемтә булмау турында еш мөрәҗәгатьләр алабыз. Министрлык тарафыннан 295 локация билгеләнде, анда инде бүгеннән үк яңа база станциясе төзү таләп ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре