Газетага язылу

«Мобиль сайлаучы» сервисы ярдәмендә үзеңә уңайлы сайлау участогын сайларга мөмкин

Татарстанда яшәүчеләр, «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланып, 18–20 сентябрьдә узачак сайлауда тавыш бирү өчен үзләренә уңайлы сайлау участогын алдан ук билгеләп куя ала. Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, сервис үзең өчен уңайлы урында тавыш бирү мөмкинлеге бирә.

Сайлау көннәрендә теге яки бу шәһәр-районда калучылар, мәсәлән, студентлар, командировкага баручылар, сәяхәткә чыгучылар, гомумән, теркәлү урыныннан вакытлыча китеп торучылар өчен мөһим бу.

 

«Мобиль сайлаучы» аша тавыш бирү өчен 3 августтан 14 сентябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы офисында территориаль сайлау комиссиясендә гариза тапшырырга мөмкин. Моннан тыш 9–14 сентябрьдә участок сайлау комиссиясенә гариза тапшырып булачак.

Үзеңнең сайлау участогы адресын, сайлау турында мәгълүматларны, кандидатлар, партияләр исемлеген Россия Дәүләт хезмәтләре порталында, Россия һәм Татарстан үзәк сайлау комиссияләренең рәсми сайтларында табарга мөмкин.

 

Исегезгә төшерәбез: көзен тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау үткәрелә. Бер үк вакытта республикада 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау узачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре