«Мобиль сайлаучы» хезмәтеннән файдалану өчен гаризаны 10 сентябрьгә кадәр бирергә кирәк

Татарстан Рәисен сайлауга әзерлек дәвам итә. Республикада яшәүче 7,5 меңнән артык кеше тору урыны буенча тавыш бирү теләген белдергән. Билгеле булганча, 30 июльдән Татарстанда «Мобиль сайлаучы» хезмәте эшли башлады.

Ул теркәлү урыныннан читтә дә тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итә. Яшәү (тору) урыны буенча тавыш бирү турында гаризаны 10 сентябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы, МФЦ бүлекчәләре яки республиканың территориаль сайлау комиссияләре аша тапшырырга мөмкин. 3–10 сентябрьдә мондый мөмкинлек участок сайлау комиссияләрендә дә булачак. Сүз уңаеннан, муниципаль сайлауларда «Мобиль сайлаучы» кушымтасыннан файдалану мөмкинлеге күздә тотылмый.

Сайлау көнне барлык сайлау участоклары иртәнге сәгать 7 дән кичке 8 гә кадәр эшләячәк. Татарстанда Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауда кандидат итеп теркәде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре