Россиядә көзге чакырылыш башланды. Мәгълүм сәбәпләр аркасында, быел аны бер айга кичектерделәр. Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәсендә быелгы чакырылышның үзенчәлекләре турында сөйләгән.
Өч меңләп егет китә. 1 ноябрьдән хәрби хезмәткә чакырылыш башланды. 49 хәрби комиссариат үз эшен башлап җибәрде. Егетләрне гаскәрләргә җибәрү исә ноябрьнең беренче декадасында ук башланачак. Россия Кораллы көчләренең генераль штабы ассызыклаганча, чакырылыш чаралары махсус хәрби операция барышына берничек тә бәйле түгел. Көзге чакырылыш, элеккечә һәм гадәттәгечә, закон кысасында һәм планлы рәвештә алып барыла. Хәрби хезмәткә чакырылган егетләр махсус хәрби операциядә катнашмаячак. Хезмәт итү срогы тулган хәрбиләр өйләренә кайтарылачак.
Татарстаннан быел 3 меңләп кеше хәрби хезмәткә чакырылачак. Бу былтыргы саннан бераз кимрәк тә.
Кайсын сайларга? Хәрби хезмәткә чакырылучы кайсы гаскәрдә хезмәт итәсен үзе сайлый аламы, дигәннән, аны кая җибәрү турында карарны комиссия хәл итә. Бу очракта гаскәрләрнең ихтыяҗы да, хәрби хезмәткә чакырылучының сәламәтлеге, хәрби белгечлеге, белеме, әзерлеге, психологик халәте дә исәпкә алына. Чакырылышка беренчеләрдән булып килгәннәргә өстенлек бирелә. Аларга сайлау мөмкинлеге дә киңрәк булачак.
Балалары, авыру туганнары һәм өлкән яшьтәге ата-аналары булган егетләргә исә яшәгән урынына якынрак җирдә хезмәт узу мөмкинлеге тудырылачак.
Сәламәтлеккә – зур игътибар. Хәрби хезмәткә чакырылучылар, җыелу пунктына килүгә, ике мәртәбә коронавируска тикшерү узачак. Бөтен кирәк-яраклар да бар.
Өстәмә мәгълүмат. Россия Оборона министрлыгының рәсми сайтында актуаль мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Моннан тыш республиканың рәсми интернет-порталындагы «Татарстанның хәрби комиссариаты» бүлегендә кирәкле мәгълүмат табарга була. Хәрби чакырылышны үткәрүгә барысы да әзер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез