Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителүгә күрәзәчеләр, сихерчеләр, фал ачучылар һәм шул өммәттәге сәләтле кешеләр баш калкытты.
Элек гыйшык-мыйшык эшендә ярдәм вәгъдә итүчеләр хәзер егетләрне хәрби хезмәттән алып калырга, ә киткәннәрнең гомерен саклап калырга әзер. Интернет һәм социаль челтәрләр әнә шундый игъланнар белән тулды. Әйтик, берничә мең сум акча түләсәң, хәрби комиссариаттагылар ир-егетне чакыру түгел, аның исемен үк онытачак икән. Дөрес, нәтиҗәсе тиз генә күренмәячәк. Аны көткән арада повестка килмәсен дисәң, сихерне тизләтергә мөмкин. Әлбәттә, өстәмә акча түләп.
Белдерүләр сайтында хәрби хезмәттән алып кала торган шәмнәр, гомерне саклый торган бөтиләр дә пәйда булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез