Мобилизациягә эләккән өч балалы ата Татарстан Президенты күрсәтмәсеннән соң өенә кайтарылган

Республика җитәкчелеге кешеләрнең мөрәҗәгатьләре буенча тиз арада тиешле карарлар кабул итә.

Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодинга өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган 16 яшькә кадәрге 3 балалы ир-атларны гаиләләренә кайтарырга әмер биргән. Президент бу җәһәттән тиешле карарны 22 октябрьдә раслаган.

Әлеге проблеманы моннан ике көн элегрәк – Татарстан Дәүләт Советы утырышында ЛДПР депутаты Эдуард Шәрәфиев күтәргән. Аңа Казанда яшәүче күп балалы бер гаиләдән мөрәҗәгать кергән. Кайбер депутатлар исеменә дә шундый ук хатлар алынган.

Татарстан җитәкчелеге, боларны искә алып, күп балалы барлык аталар өйләренә кире кайтарылырга тиеш, дигән карар кабул иткән Депутат Шәрәфиев телгә алып үткән өч балалы Виталий Данилов үз гаиләсенә кайткан да инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре