Мобилизацияләнгән ир-ат махсус операциядә һәлак булган, ә аның гаиләсенә тагын повестка китергәннәр

Украинадагы махсус опреациядә Петербургтан мобилизацияләнгән юрист Андрей Никифоров һәлак булган.

Аның гәүдәсен әле Россиягә кайтармаганнар, ә һәлак булган резервистның гаиләсе яңа повестка алган инде.
"Фонтанка" җирле басмасы язганча, хәрби комиссариат хезмәткәрләре һәлак булган ир-атның сеңлесенә, дөресрәге, аның иренә килгән.

44 яшьлек ире белән ДЦП диагнозлы кыз бала үстерәләр, ир - ат гаиләнең бердәнбер ашатучысы.

Ишекне ачкан ана документны үз имзасы астына алудан баш тарткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре