Мобилизацияләнгән ир әзерлек өчен күпме акча кирәклеген санаган

Мобилизацияләнүче, хәзерге вакытта “Казан Экспо” да хәрби өйрәнүләр узучы Тимур Нагаев җыену өчен күпме акча тотылганлыгы хакында телеграмда язган.

  • бушлат - 5700 сум;
  • чалбар - 3750 сум;
  • 2 пар тактик перчаткалар -1200 сум;
  • 30 литрлы тактик рюкзак - 2700 сум;
  • термо эчке кием (комплект) - 900 сум;
  • флис эчке кием - 1400 сум;
  • ике балаклава - 1200 сум;
  • шарф - 600 сум;
  • аптечка өчен сумка - 1700 сум.

Болар өчен казанлы 20350 сум акча тоткан. Аның сүзләренчә, әле бу бөтен кирәк-яраклар да түгел. Тагын берцы, костюм һәм дарулар алырга кирәклеген әйткән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре