Моди Украинадагы хәлләр турында: "Мөмкин булган теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзербез"

Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында Украинадагы кораллы конфликтка да тукталып үткән. Әңгәмә БРИКС саммиты кысасында Казан Кремлендә узган.

“Россия белән Украина арасындагы кораллы конфликтка бәйле рәвештә даими элемтәдә торабыз. Инде әйткәнемчә, проблема тыныч юл белән хәл ителергә тиеш. Без тизрәк тынычлык, тотрыклылык урнаштыруны тулысынча хуплыйбыз. Кешелеккә өстенлекле әһәмият биреп, киләчәктә мөмкин булган теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзербез”, – дип белдергән Һиндстан лидеры.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре