Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Нурзадә, Сөмбел Билалова, музыкант Динә Закирова, актерлар Резедә-Артем Пискуновлар да үз көчләрен сынап караган.
Татаркино оешмасында “Без – кырык беренче ел балалары” әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастинглар башланды.
Әлеге картина өчен милли үзаңны үстерү буенча дәүләт программасы нигезендә 4 миллион 700 мең сум акча бүлеп бирелгән.
 “Татаркино” җитәкчесе Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, фильм өчен бу акча аз, киләчәктә алар иганәчеләр табарга ният итә.

 Фильмның режиссеры – Әмир Галиәскәров. Ул “Мулла”, “Солнечный ветер” һәм “Волчий яр” картиналары буенча билгеле.
Кастингта җырчылар Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Нурзадә, Сөмбел Билалова, музыкант Динә Закирова, актерлар Резедә-Артем Пискуновлар үз көчен сынап карады инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез