Мөһим объектларны саклау өчен резервтагы кешеләрне җыя башлаганнар

Төбәкләрдә Россиянең Хәрби көчләре резервында булу турында контрактка кул куючыларны подразделениеләргә җыя башлаганнар. Алар иң мөһим объектларны саклауга җәлеп ителәчәк, дип яза “Коммерсантъ”. Басмада билгеләп үтелгәнчә, биредә сүз иң элек пилотсыз очкычлардан саклау турында бара.

Резервистларны, шул исәптән, Татарстанда (Казан һәм Түбән Камада), шулай ук тагын 18 субъектта (Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан һәм Чуашстанны кертеп) җыялар.
Җыеннарда булу вакыты елына алты айдан артмаска тиеш. Резервистларга үзләренең эшчәнлеге чорында хәрби хезмәткәр статусы бирелә. Аларга хәрбиләр өчен каралган барлык ташламалар, шул исәптән социаль гарантияләр һәм түләүләр кагыла. Яшенә килгәндә, солдат һәм сержантлар өчен – 50 яшькә кадәр, кече һәм өлкән офицерлар өчен – 60-65 яшькә кадәр. Кандидатлар сәламәтлеге буенча В категориясеннән ким булмаган категориягә, ким дигәндә тугыз сыйныф белемгә ия булырга һәм хөкем ителмәгән булырга тиеш. 

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин иң мөһим объектларны саклау өчен резервистларны җәлеп итү турында законга кул куйды. Биредә сүз, резервистларның үзләре яши торган төбәгендә, энергетика һәм  транспорт инфраструктурасын саклау турында бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре