Алар бизнес алып бара, әмма тиз генә баеп китү турында хыялланмый. Казанга социаль эшкуарлар җыелды. Татарстан башкаласында “Мой бизнес. Во благо” форумы узды.
Чараның төп максаты – социаль мәсьәләләрне хәл итү белән беррәттән, бизнесны үстерү һәм аннан табыш алу мөмкинлеген күрсәтүдән гыйбарәт, ди оештыручылар. Шуңа күрә дә форум мәйданында тәҗрибәле эшкуарларның чыгышлары, булган белемне эшкә җигү һәм шул рәвешле үзеңне сынап карау мөмкинлеге бирүче уеннар белән бергә үрелеп барды.
Социаль эшкуар кем соң ул, диярсез. Әлеге сорауга үзе дә әлеге юнәлештә эшләүче, форум кысасында узган күргәзмәдә катнашырга дип килгән “Юлбасма” нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова бик оста җавап бирде.
– Социаль эшкуарлыкның төп максаты – табыш алудан бигрәк, җәмгыятькә файда китерүдән гыйбарәт. Без үз китапларыбыз аша аң-белем таратырга, балаларда китап укуга карата мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз, – ди ул. – Бу эш белән 14 елдан бирле шөгыльләнәбез. Ул вакытта Татарстан икътисад министрлыгының социаль эшкуарлыкка багышланган грантын откан идек. Беренче ике китап бысылып чыккач, аларны саткан акчага эшне җәелдереп җибәрдек. Хәзер рус һәм татар телендә китаплар нәшер итәбез. Аларны ил күләмендә кибетләрдә һәм маркетплейсларда сатабыз. Бүген балалар телефонда гына утыра дип фикер йөртсәләр дә, малай-кызлар арасында китапка ихтыяҗ бар әле.
Гаджетлар проблемасы күбрәк үсмерләргә кагыла. Ә ун яшькә кадәрге балаларга әти-әниләр китаплар сатып ала, алар белән бергәләп укый әле.
“Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды” генераль директорынының беренче урынбасары, “Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Ленара Борһанова әйтүенчә, социаль эшкуарлар табыш алудан бигрәк, тирә-юньдәгеләргә файда китерергә тели.
– Шуңа күрә дәүләт тарафыннан социаль эшкуарларга даими ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Бүгенге форум – моның бер мисалы. Социаль эшкуарлар өчен белем бирү чаралары да еш үткәрелә. Алар үзләре турында тәкъдим итеп, бизнесларын үстерү мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Ни генә дисәк тә, соңгысы турында да онытырга ярамый. Эшкуар буларак, табыш алу зарур. Без исә әлеге авыр, әмма бик тә кирәкле юлда төрлечә ярдәм итәбез, – ди ул.
Ленара Борһанова сүзләренә караганда, бүген республикада социаль юнәлештәге 200 ләп предприятие исәпләнә. “Бу – күп түгел, – ди ул. Чагыштыру өчен, Татарстанда гамәлдә булган предприятиеләрнең гомуми исәбе 150 меңнән артып китә. Шуңа күрә дә социаль эшкуарлар бер-берсен яхшы белә. Мондый очрашулар исә аларга көч өсти. Чөнки социаль эшкуарлык ул – акча турында гына түгел”.
Моны бизнес вәкилләре үзләре дә инкарь итми. “Без сатудан бигрәк, үз товарларыбызны күбрәк бүләк итәбез. Бу эштә иганәчеләр булыша, – ди Казанда сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен кием-салым җитештерүче “GTdress” оешмасы хезмәткәре Ольга Вознесенская. – 2015 елдан бирле тегәбез. Бездә җитештерелгән футболканың, мәсәлән, иң башында да, алдында да төймәләре бар. Бу – ятып кына торучы баланы киендерергә уңайлы булсын өчен эшләнә. Форумга яңа танышулар, тәҗрибә уртаклашу өчен килдек”.
Социаль эшкуар Татьяна Никонова ире белән уртак бизнес алып бара. “Безнең балалар һәм өлкәннәр өчен йога һәм бию үзәге бар. Биредә сабыйларга төрле түгәрәкләр, пенсионарларга йога, ирле-хатынлы парларга бию дәресләре үткәрәбез, ягъни бу тормышка ямь өстәргә тырышабыз, – ди ул. – Татарстанда социаль эшкуарларга зур ярдәм күрсәтелә. Әле күптән түгел генә шәхси брендны үстерүгә бәйле укуларда катнашкан идек. Бүген бирегә бик теләп килдек. Безгә эш өчен бөтен шартлар да бар”.
Форум “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм” илкүләм проекты кысасында, Татарстан Икътисад министрлыгы һәм “Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды” коммерциячел булмаган микрокредит компаниясенең “Минем бизнес” үзәге тарафыннан оештырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез