Мойка елгасына төшеп киткән автобуста һәлак булучылар саны 3кә артты

Санкт-Петербургта Мойка елгасына төшеп киткән автобуста һәлак булучылар саны 3кә артты.  Тагын дүрт кеге клиник үлем хәлендә.
Мойка елгасына төшкән автобуста барлыгы 15 кеше булган. Аларның җидесе түбәдәге люк аша үзләре чыга алган. Калганнарын коткаручылар чыгарган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Мойка елгасына автобус төшү нәтиҗәсендә өч кешенең һәлак булуын раслый, икесе авыр хәлдә, дүртесе клиник үлем хәлендә. Коткару эшләре тәмамланды, дип хәбәр итә ведомство.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре