Газетага язылу

«Мөлкәт витринасы»на 460 файдаланылмый торган объект урнаштырылган

Билгеле булганча, бер ел элек «Татарстанның мөлкәт витринасы» проекты эшли башлады. Ул республикадагы файдаланылмый торган күчемсез милек объектларына инвесторларны җәлеп итү өчен төзелгән.

Бер еллык эш нәтиҗәләре турында журналистларга сөйләделәр.

Әлеге проект Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Министр Фәнил Әһлиуллин сүзләренчә, ел башында 372 мең квадрат метр 956 файдаланылмый торган объект булган. “Витрина”га аларның 460ы урнаштырылган. Бер ел эчендә аларның утызы арендага бирелгән яки сатылган.

Сервис эшли башлаганнан бирле йөз мөрәҗәгать кабул ителгән, алар буенча аерым сөйләшүләр алып барыла. Уңышлылары арасында - Чаллының Низаметдинов урамы, 20 адресы буенча биналар, Түбән Кама районындагы элеккеге хастаханә бинасы, Казанда арендага бирелгән дүрт бина, шулай ук Алексеевск, Азнакай, Балтач, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Нурлат һәм Теләче районнарында һәм Чаллы шәһәрендә 13 муниципаль объект.

– Платформа файдаланылмый торган объектларны инвесторларга тәкъдим итәргә һәм килешүләр төзергә мөмкинлек тудырды. Ләкин эшлисе эшләр күп әле, - диде Фәнил Әһлиуллин. - Башкарылган эш әле беренче этапка гына карый. Безгә ачыкланган объектларны әйләнешкә кереп җибәрү өчен системлы, эзлекле эш алып барырга кирәк. Без “Витрина”ны инвесторларны җәлеп итүнең һәм мөлкәтне икътисади әйләнешкә кертүнең тулы хокуклы каналы итеп ясарга телибез.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре