Мөмкинлекләре чикләнгән балалар СВОга хат язды

Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Махсус хәрби операция: тарих һәм хәзерге заман» темасына дәрес үткәрелде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» яза.

Дәрестә хезмәт алучылар да, учреждение хезмәткәрләре дә катнашты. Җыелучылар махсус хәрби операциянең сәбәпләре турында объектив мәгълүмат алдылар, шулай ук махсус хәрби операция уздыруның беренче көннәреннән үк югары фидакарьлек һәм профессионализм күрсәткән ватандашларыбызның батырлыклары турында белделәр.

Чарада катнашучылар элемтә сызыгында булган солдатларга ярдәм һәм рәхмәт хатлары яздылар. Бу үз гражданлык позициясен чагылдыруда мөһим адым булды.

Мондый чараларны үткәрү ватанпәрвәрлек рухын күтәрә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли, шулай ук тарихи хәтерне сакларга һәм буыннар арасындагы элемтәне ныгытырга ярдәм итә, дип ышана оештыручылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре