РФ Хөкүмәте карары нигезендә, хезмәт килешүе буенча рәсми эшләүче ата-аналарның берсе, шулай ук опекуннар һәм попечительләр инвалид баланы карау өчен календарь айда өстәмә түләүле дүрт ял көнен алырга мөмкин. Ял көннәрен йә аерым кулланырга, йә берләштереп елына 24 көн рәттән алырга була.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр ата-аналарның берсе 24 өстәмә ял көненнән кимрәк файдаланган булса, ул шул ук елны калган көннәрен алачак, ул көннәр дә шулай ук түләнә. Моннан тыш, Россия Хезмәт кодексының 262.1 маддәсе нигезендә, унсигез яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләүче ата-аналарның берсе ел саен түләүле ял алырга мөмкин.
Инвалид балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында тулырак итеп Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хокукый навигатор»ында таба аласыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез