Газетага язылу

Мөнәҗәтләр бәйгесендә катнашу өчен 26 сентябрьгә кадәр теркәлү узарга кирәк

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында беренче урынны алган җиңүче Гомрә хаҗына юллама белән бүләкләнәчәге турында әйттеләр.

Бу хакта «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, конкурсның оештыру комитеты рәисе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итте.

«Мөнәҗәтләр – ул безнең тормышыбыз. Әти-әниләр, әби-бабайларны хәтерлибез: алар безне мөнәҗәт белән үстергән. Мөнәҗәтне карасаң, ул - дин, әхлак, тәрбия, пәйгамбәрләр тарихы. Мөнәҗәт аша безгә тәрбия бирә иделәр. Мөнәҗәт гаилә тамырлары белән бәйле. Хәзер без оныкларга да мөнәҗәтләр ятлап, бәйгедә катнашырга форсат бирәбез. Алар әби, дәү әниләрен дә төшереп, теркәлү узып, конкурста катнашыр өчен җибәрә ала. Беренче урынга - Гомрә хаҗы. «Кызым, улым, Гомрәгә барам» дип шатлансыннар», – ди Рөстәм хәзрәт.

Аның сүзләренчә, күп җырның мәгънәсе булмаса да, мөнәҗәтләр тирән мәгънәле. «Гаилә» мәчете булгач, гаилә әһәмиятен төрле конкурслар аша күтәрергә тырышуларын билгеләп узды имам-хатыйб.

Бәйгенең оештыру комитеты һәм жюри әгъзасы Фирдания Зарифуллинаконкурста катнашучыларга нинди таләпләр куелганын сөйләде.

«Һәр мөнәҗәт татар телендә булырга тиеш. Видеоязмалар бернинди тавыш камералары кулланмыйча, камераны ике метр ераклыкта урнаштырып, акапелло, ягъни уен коралларыннан башка, тере тавыш белән яздырылырга тиеш. Мөнәҗәт дүрт минуттан да артмаса, яхшы булыр иде», – диде ул.

Бәйге 17 сентябрьдә игълан ителгән. 26 сентябрьгә кадәр һәр катнашучы теркәлү уза. 27 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр видеоязмаларны kitaphane.gailya@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурска кагылышлы һәр яңалык бәйгенең телеграм-каналында урнаштырыла.

Фирдания Зарифуллина әйтүенчә, Миңгол Галиев өч яшьтән алып башларга тәкъдим иткән. Шул рәвешле, яшь категорияләре түбәндәгеләр: 3-7 яшь; 8-14 яшьлекләр; 15-18 яшьлекләр; 19-35 яшьлекләр, 36 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре