Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, җомга – 19 апрельдә республикада температура рекорды көтелә. Көндез һава температурасы +22...+27, Казанда +23...+25 градуска кадәр күтәреләчәк.
1973 елның шушы көнендә Казанда һава температурасы +22,6 градус тәшкил иткән. Метеокүзәтүләр чорында иң эссе 19 апрель булган бу.
Эш атнасының соңгы көнендә явым-төшем көтелми. Көндез көньяктан секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил булачак.
Шимбә – 20 апрельдә урыны белән аз гына яңгыр явып үтәчәк. Көндез һава температурасы +17...+22, көнчыгыш районнарда +25 градуска кадәр җитәчәк. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы +11...+16 күрсәтәчәк.
Якшәмбе – 21 апрельдә көндезге сәгатьләрдә температура +19...+24 градус чикләрендә тирбәләчәк, төнлә +5...+10 градус булачак.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атнада да бик эссе һава көтелә: +22...+27 градус.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез