Газетага язылу

Мордовиядә Һади Такташ музее төзекләндереләчәк

1 гыйнварда татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург Һади Такташның тууына 125 ел тулды. Әлеге уңайдан татар җәмәгатьчелеге шагыйрьнең Казанда урнашкан һәйкәле янында җыелды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

Чарада Татарстан Язучылар берлеге, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин быел Мордовия республикасы Сыркыды авырында урнашкан Һади Такташ музеен төзекләндерәчәкләре турында сөйләде.

«Һади Такташ Мордовия республикасы Сыркыды авырында туган, аның туган авылында музее бар. Кызганыч, әлеге музей бүгенге көндә бик үк яхшы хәлдә түгел, алдыбызда аны торгызу бурычы тора. Берничә ай элек Татарстан мәдәният министырлыгына язучы Ләбиб Лероннан хат килде. Әлеге хатта ул бүгенге көндә Һади Такташның музее начар хәлдә булуын белдерде. Мин әлеге район башлыгы белән элемтәгә кердем, музей бар, ул эшли, ләкин аны ныклап ремонтларга кирәк», – дип искәртте министр урынбасары.

Дамир Натфуллин сүзләренчә, музейга төрле яклап ярдәм кирәк.

«Кеше йөрсен, белсен өчен матди яктан та, оештыру эшләре буенча да төрле яклап ярдәм кирәк. Шулай ук музей каршында Һади Такташының бюсты урнаштырылган, әлеге бюст та бик иске, аны да реставрацияләячәкбез», – диде ул.

Дамир Нотфуллин әлеге эшне Татарстан мәдәният министырлыгы башкарачагын ассызыклады.

«Бер яктан әлеге музей Мордовия республикасында урнашкан, ләкин шул ук вакытта без читтә кала алмыйбыз, безнең Муса Җәлил һәм башка бик күп бөек шәхесләребез Татарстаннан читтә туып үскән һәм аларның туган якларында Татарстан республикасы ярдәме белән музейлар төзелгән, бу безнең бурыч» , – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре