29 июньдә Тәтеш районының Килдеш авылында мордва халкының милли бәйрәме – Валда Шинясь узачак. Бәйрәм турында “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков сөйләвенчә, бәйрәмдә 20ләп иҗат коллективы катнашуы көтелә. “2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бу быелгы бәйрәм эчтәлегендә дә чагылыш табачак. Без чып-чын мордва туе күрсәтергә, милли туй йолалары белән таныштырырга җыенабыз. Кияү белән кәләш тә, башкасы да чын булачак!” – диде ул.
Быел бу бәйрәм Килдеш авылында XI тапкыр узачак. Чарага кул килгән кунаклар милли ризыклар белән сыйлана алачак. Төрле уеннар үткәреләчәк. Бәйрәм 17:00 сәгатьтә башлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез